Чирмешәндә беренче аренда торагы файдалануга тапшырылды

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

22 февралендә Чирмешәндә төзелгән, ике катлы 16 фатирлы торак йорт файдалануга тапшырдылар. Район үзәгендәге “өй туе“нда, торак хуҗалыкларына тантаналы төстә ачкычлар тапшыру бәйрәмендә ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев та катнашты, аны район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин озатып йөрде. Бу йорттагы 9 фатирны бюджет сферасында эшләүчеләргә бирделәр, калганнарында инвалидлар, шәхси эшмәкәрләр, авыр тормыш хәлендәгеләр, белгечләр торачак. Коммуникацияләр сузылган, хәтта җиһазлар: гарнитур, диван, телевизор, газ плитәсе, кер юу машинасы да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International