Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрлзре һәм ветераннары! Кадерле коллегалар! Министырлык һәм шәхсән үз исемемнән Сезне якынлашып килүче Ватан саклаучы Көне белән көтлыйм! 23 февраль көне – Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт фронты ветераннарына, сугышчы- интернационалчыларга, Кораллы Көчләр ветераннарына рәхмәт сүзләрен ишеттерү өчен тагын бер мөһим сәбәп. Аларның гомере – Ватанга хезмәт итүнең батырлык, фидакарьлек һәм геройлык үрнәге. Бүген туган җирен саклауны, аның мәнфәгатьләрен кайгыртуны үзенең изге бурычы дип санаган, яшәве һәм хезмәте бер максатка – безнең бөек илебезнең чәчәк атуына һәм муллыгына юнәлдерелгән һәр кеше Ватанны саклаучы булып санала. Сезне бәйрәм белән тәбрик итәм, һәм сезнең һөнәри тормышыгызда яңа югарылыкларга менүегезне телим, гаиләгездә тотныклык һәм гармония булсын, һәр көнегездә шатлык һәм күңел көрлеген телим!