ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Россия Федерациясенең Генераль прокуроры Сергей Зайцев инициативасы буенча Югары Ослан районындагы Иннополиста Идел буе федераль округына керүче Россия Федерациясе субъектлары прокуратуралары хезмәткәрләре семинары узды, анда иҗтимагый һәм шәһәр мохитендә уңайлы яшәү шартларында яшәүче гражданнарның хокукларын үтәвен караучы прокурор хезмәтчеллеген камилләштерү темасына сөйләшү барды. Сәламләү сүзе белән чарада катнашучылар каршысында Татарстан Республикасының прокуроры Илдус Нафиков чыгыш ясады. Шулай ук доклад белән семинарда Ирек Фәйзуллин, ТР президентының ярдәмчесе Наталия Фишман, Казан шәһәренең башкарма комитеты урынбасары Игорь Куляҗев чыгыш ясадылар.


20
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

"ТР ТКХ өлкәсендә иҗтимагый тикшерү региональ үзәге" сайтында Татарстан территориясендә аралау һәм чүп җыю буенча 10 февральдән – 10 февраленгә кадәр сорау үткәрә. Сорауда ссылка буенча катнашырга була.

 

Бер ел эчендә Алабугада 55 мең квадрат метр торак сафка кертелде. Күп фатирлы тугыз йорт салынды. Бу хакта Алабуга районы башкарма комитетында сөйләделәр. Җиткерелгән торакның гомуми күләменнән 120 фатирга исәпләнгән ике йорт социаль ипотека һәм гражданнарны тузган торактан күчерү программалары буенча файдалануга бирелде. Алабугада 322 фатирны үзенә сыйдырган җиде йортны инвесторлар төзеде. 258 йорт шәхси торак төзелеше кысаларында җиткерелде. 


18
февраль, 2017 ел
шимбә

Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Казандагы кайбер эре объектлар төзелешенең, шул исәптән «Казан ЭКСПО», яңа зооботбакча барышын тикшереп чыкты, шуннан соң агымдагы эшләр турында фикер алышты.

2017 башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә 185 тикшерү уздырылган. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 18  әгъзасына тикшерү уздырылган.    


17
февраль, 2017 ел
җомга

Мәгълүмат-консультация төркеме Татарстан Республикасының  Биектау районы түләүсез юридик ярдәм күрсәтте. Чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлык юридик бүлеге белгече Л. А. Әхмәтҗанова. катнашты.

16 нчы февраль көнне Севастопольда капремонтны узыдрган чакта энергияне саклау нәтиҗәсе буенча тармак киңәшмәсендә НП «ЖКХ Контроль»ныә башкарма комитеты урынбасары Андрей Костянов "Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау региональ операторларының мәгълүмати ачыклык рейтингы"  тәкъдим итте. Ул хәбәр иткәнчә, өйрәнү әлеге оешмаларның сайтлары нигезендә формалаштырыла һәм 4 нче тапкыр уздырыла. Бу елны беренче тапкыр бәяләү өчен Капиталь ремонтлау региональ операторлары ассоциациясе(КРРОА) экспертлары чакырылган. Рейтинг РФ Төзелеш һәм ТКХ Министырлыгының норматив актларын үтәүләрен исәпкә ала, алар Интернет челтәрендә реиональ операторларының эшчәнлеге турындагы мәгълүматны җайга салучы.

Туризм һәм кунакханә бизнесы өлкәсендәге эре компания Tafer (Hotels & Resorts) узган елның октяберендә Мексикадагы Тыныч океан ярындагы территориялен үстерү идеясы буенча профессиональ архитекторлар һәм профильле югары уку йортлары студентлары өчен бөйге игълан иткән. Оештыручылар белән формалаштырылган бурычларның берсе кеше табигатькә чума алырлык урын булдыру. Өченче курс студенты Диана Калимуллинаның эше эшләрнең берсе арасына кереп, ул бәйгедә призер булган. Диана дүртенче урын алды һәм акчалата бүләк белән дә ул бүләкләнгән булачак.


16
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме бишенче утырышында "Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында"  Татарстан Республикасы законы кабул ителде.

Искәртик, сессия  эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылган затлар катнаша. 

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин эшче һөнәрләре төбәк чемпионатында җиңүчеләр белән очрашты (WorldSkills Russia).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International