Бер ел эчендә Алабугада 55 мең квадрат метр торак сафка кертелде. Күп фатирлы тугыз йорт салынды. Бу хакта Алабуга районы башкарма комитетында сөйләделәр. Җиткерелгән торакның гомуми күләменнән 120 фатирга исәпләнгән ике йорт социаль ипотека һәм гражданнарны тузган торактан күчерү программалары буенча файдалануга бирелде. Алабугада 322 фатирны үзенә сыйдырган җиде йортны инвесторлар төзеде. 258 йорт шәхси торак төзелеше кысаларында җиткерелде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Шәфкать Сәффәров сүзләре буенча, Алабугада кризис торак төзелеше күләмендә бик нык чагылыш тапмаган. “Кризис, әлбәттә, йогынты ясады, әмма төзелеш тармагы тукталып тормады. Безнең янәшәдә – “Алабуга” МИЗ, анда эшләүчеләргә фатирлар һәм йортлар кирәк, шуңа күрә торакка булган ихтыяҗ зур”,- ди җитәкче. Быел Алабугада 50 мең квадрат метр торакны файдалануга тапшыру күздә тотыла. Аның 4 мең квадрат метрдан артыгы инде салынган, дип хәбәр итәләр башкарма комитетта.