Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин эшче һөнәрләре төбәк чемпионатында җиңүчеләр белән очрашты (WorldSkills Russia).
Очрашу Казан төзелеш көллияте территориясендә узды (Казан, Липатов ур., 25).
Алексей Песошинны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР вице-премьеры – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Казан төзелеш көллияте директоры Александр Проснев озата йөрде.
Очрашуны ачып, Алексей Песошин чемпионатта җиңүчеләрне Татарстан Президенты һәм ТР Хөкүмәте исеменнән сәламләде.
“Татарстанның WorldSkills хәрәкәтендә катнашуы елдан-ел үсә. Быел чемпионат 76 компетенция буенча үткәрелде. Республика чемпионаты мәйданнарында ихтыяҗ булган һөнәрләр буенча меңләгән конкурсант ярышты. Ышанам, сезнең һәркайсыгыз үз осталыгын һәм талантын күрсәтте”– диде ул. Ирек Фәйзуллин укучыларга төзелеш тармагын үстерү, перспективалары турында сөйләде. Очрашу җылы атмосферада үтте. Ахырында министр студентларга уңышлар теләде.