16 нчы февраль көнне Севастопольда капремонтны узыдрган чакта энергияне саклау нәтиҗәсе буенча тармак киңәшмәсендә НП «ЖКХ Контроль»ныә башкарма комитеты урынбасары Андрей Костянов "Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау региональ операторларының мәгълүмати ачыклык рейтингы" тәкъдим итте. Ул хәбәр иткәнчә, өйрәнү әлеге оешмаларның сайтлары нигезендә формалаштырыла һәм 4 нче тапкыр уздырыла. Бу елны беренче тапкыр бәяләү өчен Капиталь ремонтлау региональ операторлары ассоциациясе(КРРОА) экспертлары чакырылган. Рейтинг РФ Төзелеш һәм ТКХ Министырлыгының норматив актларын үтәүләрен исәпкә ала, алар Интернет челтәрендә реиональ операторларының эшчәнлеге турындагы мәгълүматны җайга салучы.