ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Россия студотрядлары көне алдыннан ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Казан төзелеш архитектура университеты төзелеш студентчылык отряды белән очрашты.


15
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген ДПО "Профстандарт"та "ТР ТКХ өлкәсендә иҗтимагый тикшерү региональ үзәге" күпфатирлы йорт хуҗалары өчен укыту семинар үткәрделәр.

Казан шәһәре торак инспекциясе тарафыннан Казан шәһәрендә күпфатирлы торак йортларның тротуарлары, ишегалды территорияләре, түбәләре һәм япмалары кардан, боз катламыннан үз вакытында чистартылуы өлешендә законнардагы таләпләрнең үтәлеше тикшерелә.


14
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Алабугада торак фондын капиталь ремонтлау программасы буенча эшнең өчтән бер өлеше төгәлләнде. Бу хакта ТКХ һәм төзелеш департаментында хәбәр иттеләр. Быел программада барысы 32 йорт катнаша, аларда 9 төрдәге эш планлаштырылган. Быелгы ел программасына биналарның алгы өлешен һәм түбәсен ремонтлау, лифт җиһазларын һәм инженерлык челтәрләрен алмаштыру кертелгән. Программаны финанслауның гомуми суммасы 132 миллион сум хасил итә. Бүген шәһәрнең күп фатирлы өч йортында түбә ремонты алып барыла.


13
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә узган атнага йомгак ясады.  

2016 елның 9 февралендә Чистай зонасы торак инспекциясе җитәкчесе тарафыннан Нурлат шәһәрендә күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген башкаручы оешмалар (ИК, ТМШ) өчен укыту семинары үткәрелде.    

Клубны Балаларны яклау көненә ачырга ниятлиләр, иске хоккей мәйданчыгы урынында исә воркаут һәм мини-футбол өчен мәйданчык, шулай ук балалар мәйданчыгы барлыкка киләчәк.

 


11
февраль, 2017 ел
шимбә

Татарстанда күп фатирлы йортларда капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр 8 муниципаль берәмлектәге 998 объекттан 177 сендә башланды. Бу хакта бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә хәбәр итте.


10
февраль, 2017 ел
җомга

2017 нче елның 24-28 апрельга кадәр Ванкуверда(Канада) TED исемле легендар Халыкара конференциясе узачак. Һәм конференциянең ачылышына багышланып агач павильон төзелгән булачак. Иң шәп идеяларны эзләр өчен оештыручылар белән Тәнәфес(Pause) исемле халыкара архитектура конкурсы үткәрелде, кая төп бүләк булып объектны гамәлгә ашыру булып тора. Алсу павильонны интригалы «Левиафан» исеме астында тәкъдим итте, ул бик матур образлы һәм үз эченә уен вакытында керткән, һәр теләгән кешедә бу действияда павильонда да, павильон читендә дә катнаша алачак.

Бүген "Казан шәһәренең иң яхшы сантехник-слесаре" бәйгесенең беренче этабы уздырылды. Бәйге Казан шәһәренең Башкарма комитеты СРО РНП "Татарстан Республикасының купфатирлы йортлар белән идарә итү оешмалар бердәмлеге" белән берлектә оештырылды. Бәйгедә катнашучылар тест биремнәренә җавап бирделәр. Конкурсның икенче этабы - бәйгенең практик өлеше 2017 нче елның 10 нчы мартында Казан Дәүләт Энергетика Университетында узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International