Алабугада торак фондын капиталь ремонтлау программасы буенча эшнең өчтән бер өлеше төгәлләнде. Бу хакта ТКХ һәм төзелеш департаментында хәбәр иттеләр. Быел программада барысы 32 йорт катнаша, аларда 9 төрдәге эш планлаштырылган. Быелгы ел программасына биналарның алгы өлешен һәм түбәсен ремонтлау, лифт җиһазларын һәм инженерлык челтәрләрен алмаштыру кертелгән. Программаны финанслауның гомуми суммасы 132 миллион сум хасил итә. Бүген шәһәрнең күп фатирлы өч йортында түбә ремонты алып барыла.