Бөгелмәдә быел дүрт балалар бакчасы төзекләндерәчәк

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә узган атнага йомгак ясады.  "Бөгелмә муниципаль районы  буенча Республика программаларын 2017 елга тормышка ашыру" турындагы төп доклад белән БМР Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вахит Гарәфетдинов чыгыш ясады. 

Аның сүзләренә караганда, соңгы өч ел эчендә бу юнәлештә Бөгелмә районында актив эш алып барыла. Шушы дәвер эчендә безнең районга 3 миллиард сумга якын инвестицияләр җәлеп ителгән. Дәүләт программалары нигезендә юллар, күпкатлы йортлар капиталь ремонтлана, яңа торак төзелә.
- 2017 елга планнар зурдан. Торак төзелешенә инвесторлар ярдәме белән “немец кварталы”нда төзелгән йортлар (Герцен урамында урнашкан өч йорт)  файдалануга кертеләчәк. Циолковский урамында торгызылган йорттан 20 сугыш ветераны фатир ачкычлары алачак. Моннан тыш, “Сельхозтехника” районында 38 фатирлы йорт төзелә башлаган. Анда социаль ипотека нигезендә фатир алырга ниятләгәннәр яшәчәк. Капиталь ремонт кысаларында балалар поликлиникасы, ашыгыч ярдәм бинасы һәм Карабаш бистәсендәге амбулатория төзекләндерелә.
Җиләк-җимеш питомнигында 50 урынлы яңа клуб, ә яңа фельдшер-акушерлык пункты Спас авлында төзелә башлаган.
Универсаль спорт мәйданчыкларын быел “Факел” спорт комплексы янында һәм 8 нче мәктәп янында урнаштырачаклар.  
Капиталь ремонт программасына шулай ук 4 балалар бакчасы (№ 12, 18, 19, 38) кергән.  Анда сигез төрле эш башкарылачак. Балалар бакчасы биналарында түбәләрне алыштырачаклар, инженер коммуникацияләрен яңартачаклар, яңа ишек һәм тәрәзәләр куячаклар.
Моннан тыш, Бөгелмәнең 57 күпкатлы йорты, Кече Бөгелмә клубы, Наратлы авылындагы спорт залы шулай ук капиталь ремонтланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International