Клубны Балаларны яклау көненә ачырга ниятлиләр, иске хоккей мәйданчыгы урынында исә воркаут һәм мини-футбол өчен мәйданчык, шулай ук балалар мәйданчыгы барлыкка киләчәк.
Гомуми мәйданы 416,3 кв.м булган, яшүсмерләр клубы урнашкан бина (Гудованцев урамы, 45а) 1976 елда төзелгән. «Энергетик» әле тагын 8 клуб белән бергә республиканың бу елгы капиталь төзекләндерү программасына кертелгән. Төзелеш-монтажлау эшләре барышында биредә су, җылылык белән тәэмин итү, канализация системалары алыштырылган. Моннан тыш, түбә, фасад, керү юллары төзекләндереләчәк, тәрәзәләр, эчке ишекләр алыштырылачак. Капиталь төзекләндерү эшләрен подрядчы оешма - «Ремонтстройсервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте башкара. Исегезгә төшерәбез, Казанда яшүсмер клубларын капиталь төзекләндерү эшләре инде өченче ел рәттән алып барыла. 2015-2016 елларда шәһәрдә 9 клуб төзекләндерелгән. Узган елны Годовиков урамында «Яшьлек», Р.Зорге урамында «Иволга» һәм «Лимонад» клублары ачылды.