Бүген "Казан шәһәренең иң яхшы сантехник-слесаре" бәйгесенең беренче этабы уздырылды. Бәйге Казан шәһәренең Башкарма комитеты СРО РНП "Татарстан Республикасының купфатирлы йортлар белән идарә итү оешмалар бердәмлеге" белән берлектә оештырылды. Бәйгедә катнашучылар тест биремнәренә җавап бирделәр. Конкурсның икенче этабы - бәйгенең практик өлеше 2017 нче елның 10 нчы мартында Казан Дәүләт Энергетика Университетында узачак.