ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2016 ел
җомга

25 август көнне Тәтеш районының Тоншерма авылында капиталь ремонттан соң Мәдәният йорты ачылуы узды, республика программасы кысаларында.


25
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистайның 24 гаиләсен яңа фатирга күченүләре белән котлады. Кешеләр уңайлыклары булган яңа фатирларга тузган һәм авария хәленә җиткән тораклардан программа буенча күченеп килгән. 

Бүген Лаеш районы Усад бистәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Станция Спортивная” дип аталган һәм республикада иң эреләрдән булган торак комплексы төзелешенә старт бирде.


24
август, 2016 ел
чәршәмбе

ТРның Төзелеш Министырлыгында Тамбов делегациясенең Татарстан Республикасына баруы кысаларында төзелеш, архитектура һәм ЖКХ ТР буенча министры Ирек Файзуллинның Тамбов өлкәсенең администрация урынбасары Арсен Габуев белән очрашу узды.

23-нче августа Алексеевск районының Зур Тигәни авылында республика программасы кысаларында модульле фельдшер-акушерлык пункты билгеләнеп ачылды. Тантаналы ачышта Алексеевск муниципаль районының башлыгы В.К.Козонков һәм бүтәнләрдә катнашты.

Алексеевск районында республика программалары ярдәмендә торак йортлар, Фельдшер-акушерлык пункты, ферма төзелеше актив рәвештә дәвам ителә. Хәзерге вакытта, авария хәлендә булган торакны бетерү һәм "Социаль ипотека" төзелеш программалары гамәлгә ашырыла. ООО "Керамика Маркет", Иркен һәм Мичурин урамнарында урнашкан йортларны төзекләндерү буенча эш алып бара.

Бу елда "Чиста су" программасы кысаларында Иске Альметьевның шәхси хуҗалыгында, озынлыгы 3 км. 800 м булган су үткәргеч төзеделәр. Проект буенча су үткәргеч озынлык буенча 14 кмга исәпләнгән. Әлеге эшләрне киләсе елга тәмамлау көтелә. Узган елны Яңа Альметьевта 7 кмлык су үткәргеч төзегәннәр иде.
 


23
август, 2016 ел
сишәмбе

Бүген КДАТУда республиканың районнар территорияләрен төзекләндерү проектлары тәкъдим ителде. 

22 августында Чирмешән районында Әккәрәй авылында тантаналы шартларда блок-модульле ветеринария пункаты ачылды. 


22
август, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә эш сәфәре белән Алабуга шәһәренең үзәк урамнарын карап чыкты.

Республика лидерын ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, КФУ ректоры Илшат Гафуров һ.б. рәсми затлар озата барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International