Татарстан Президенты катнашында Лаеш районында гаять зур торак комплексы төзелә башлады

2016 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Лаеш районы Усад бистәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Станция Спортивная” дип аталган һәм республикада иң эреләрдән булган торак комплексы төзелешенә старт бирде.

Ул Татарстанда үсештәге спорт инфраструктуралы беренче торак комплексы булачак. План буенча төзелеш мәйданы 63 гектар тәшкил итә, корылмалар мәйданы 630 мең кв. метрдан артып китә. Төзелешкә каралган инвестицияләрнең гомуми бәясе – 1 млрд доллардан артык.

“Бу 60 йорт төзүне, социаль һәм спорт инфраструктураларын оештыруны күздә тоткан эре проект. Урнашкан җире шактый уңышлы: комплекс Казандагы Универсиадага дип салынган зур машина юлы янында гына. Монда торак уңайлы һәм алырлык бәядән булачак. Бу микрорайон ихтыяҗлы булыр дип уйлыйм”, - диде Рөстәм Миңнеханов тантаналы чарада сәламләү чыгышында. Мөмкинлеккә карап, бу проектны билгеләнгән вакытка тормышка ашырырга булышачакбыз, дип өстәде Татарстан лидеры.

Төзелешнең беренче чиратына 19ар катлы 3 йорт керә, аларны 2018 елның икенче яртысында файдаланышка тапшыру ниятләнә. Проектны исә 2024 елга тулысынча гамәлгә ашыру планлаштырылган. Ул вакытка кадәр күп фатирлы 60 торак йорт, 3 мәктәп, 9 балалар бакчасы һәм спорт объектлары файдаланышка тапшырылган булырга тиеш. Шулай ук комплекс янында өстәмә рәвештә керү юллары салыначак.

“Станция Спортивная” торак комплексы алып булырлык торак категориясенә керә, шулай да, барлык йортлар да комфорт-класс стандартлары буенча төзеләчәк. Биредә аерым паркинг, ишегалды территориясендә уңайлыклар булдырыла, кибетләр һәм офисларга мәйданнар бүлеп бирү планлаштырыла. Бөтен йортлар конструкциясе монолит-кирпеч булып, фатирлар метражы 30дан 72 кв.метрга кадәр тәшкил итә.

“Моннан 5 ел элек бу юнәлештә үсештәге инфраструктуралы тулы бер комплекс үсеп чыгар дип күзаллавы кыен иде. Спорт белән актив шөгыльләнү өчен ихтыяҗлы объектлар төзербез дип өметләнәбез. Бу йортларда сәламәт кешеләр буыны, булачак спортчылар үсәр дип ышанабыз”, - дип билгеләп үтте “Сувар-Казань” ҖЧҖ генераль директоры Евгений Корольков.

“Сувар Девелопмент” ҖЧҖ генераль директоры Андрей Мочалов журналистларга белдергәнчә, биредә 17 меңнән артык кеше яшәячәк. “Бу торак комплексның инфраструктурасы спорт юнәлешендә эшләнә. Республикада кешеләр спорт белән тагын да мавыксыннар дигән теләк бар”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International