ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда "Кояшлы шәһәр"  ТК территориясендә "Кояш нуры" татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге балалар бакчасы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты. 

2016 елның 28-29 ноябрендә, Мәскәү Хөкүмәте бинасында, II Ел саен уза торган, "Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә дәүләт сәясәте" практик конференция узачак.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика клиник хастаханәсе перинаталь үзәгенең яңа корпусында булды.

Аны ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин,ТР сәламәтлек саклау министнры Гадел Вафин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озата йөрде. Медицина объекты төзелеше ике ел элек башланды. Яңа заманча перинаталь үзәк - Россиядә быел ачылуы көтелгән шундый учреждениеләрнең берсе. Бүген төзелеш-монтаж эшләре тәмамланды. Хәзерге вакытта соңгы төзекләндерү эшләре бара. Гадел Вафин сүзләренчә, көз башыннан үзәк эшли башлый. 

Әгерҗе районында республика программасы буенча яңа клуб ачу тантанасы узды. 


27
август, 2016 ел
шимбә

Буа районында капиталь ремонттан соң Күл Черкене мәктәбе ачылды. Ул гыйнвар аеннан бирле төзекләндерү эшләре барган. Мәктәп коллективы бинаны яңартуда зур өлеш керткән “Алан” һәм “Коммуна” хуҗалыклары, “Әхмәт электромеханика заводы” җитәкчеләренә, подрядчы “ПМК-6” оешмасына рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Ютазы районына эш сәфәре кыла. Тантаналы көн Солнечный микрорайонында “Тузган торак” республика программасы буенча тергезелгән 36 фатирлы торак йортны ачудан башланды. Кунакларны, яңа йорттан ачкыч алучыларны, райондашларны бу истәлекле көн белән район башлыгы Рөстәм Нуриев тәбрик итте. 

27 август көнне Алабуганың Үзәк стадионында яңа универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Аны җиткерү республика программасы кысаларында алып барылды. Мондый объектларны сафка кертү, балаларны һәм яшьләрне спорт белән даими шөгыльләнүгә тарту юлы белән, халыкка физик тәрбия бирү һәм аларны савыктыру проблемаларын комплекслы хәл итүне күзәдә тота.


26
август, 2016 ел
җомга

Ел башыннан ТР Хөкүмәтенә гражданнардан 12 мең 872 мөрәҗәгать килде. Бу былтыргы белән чагыштырганда ике меңгә артык. Аларда 17,5 мең мәсьәлә куелган иде. Бу хакта  Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә сөйләде.

2016 ел башланганнан бирле Татарстанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 722  тикшерү уздырылган. ТР ДТИ – 616 тикшерү, ТР ДХИ - 106. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 513 әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Норлат районының Ерылкысында унынчы модуль ФАП ачылды. Ачу тантанасында Норлат муниципаль районының җитәкчесе Равиль Кузюров катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International