ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2016 ел
җомга

2016 елның 8 августында, ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә, Чистай ЗТИ тарафыннан 20 эш көне дәвамында Нурлат шәһәрендәге “Нефтьче” ТМШ карата планлы тикшерү үткәрелде. Тикшерү барышында гомуми мәйданы 29,224 мең кв.метр булган 21 күпфатирлы торак йорт һәр яклап каралды. Шулай ук документар тикшерү дә үткәрелде. Урынга чыгып һәм документар тикшерү нәтиҗәсендә 139 җитешсезлек очрагы ачыкланды, аларны юкка чыгару өчен “Нефтьче” ТМШ адресына 22 күрсәтмә бирелде. Аларның үтәлеше Чистай ЗТИ контролендә.

Бүген КДАТУда Ирек Файзуллин катнашында Белем көненә багышланган тантаналы чара узды.


1
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елга Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килештерелгән юридик затларны тикшерү планы нигезендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан “Зәй ш. ТКХ ИК” ҖЧҖ идарәче компаниясенә карата, гомуми мәйданы 75 419 м2  булган 19 күпфатирлы йортны карап, тикшерү үткәрелде.

Бүген Казанда Бөтенроссия Белем көнендә Халыкара мәгариф үзәгенең өченче корпусы ачылды. Яңа бинаны карарга һәм укучыларны һәм ата-аналарын яңа уку елы башлану белән котларга дип Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчесләре озата йөрде.


31
август, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген көннең беренче яртысында ТР Премьер-министры Илдар Халиков Арча муниципаль районына килде. Төп максаты – халыкның торак шартларын яхшырту программаларын тормышка ашыруның барышы белән танышу иде.

30 августта, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, Әминә Сәләхетдин кызы Нигъмәтҗановага салынган яңа йортны тапшыру тантанасы булды. 

31 август көнне республика президент программасын тормышка ашыру кысаларында төзелгән күпфункцияле үзәк ачылды. Күпфункцияле үзәктә авыл клубы һәм китапханә урнашкан.

31 августта Сарман районында яңа объект -  50 урынга исәпләнгән үпфункцияле үзәк ачылды.


30
август, 2016 ел
сишәмбе

Кадерле татарстанлылар!

Татарстан Республикасы тр төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллективы исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне чын йөрәктән Татарстанның дәүләт бәйрәме - Республика Көне белән котлыйм.


29
август, 2016 ел
дүшәмбе

Алексеевск муниципаль районының Лебедино торак пунктында яңа участок ветеринария пукты ачулы тантанасы узды. Әлеге объект президент программасын чынга ашыру кысаларында төзелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International