Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И. Э. Фәйзуллинның Татарстан Республикасы көне уңаеннан котлавы

2016 елның 30 августы, сишәмбе
Кадерле татарстанлылар! Татарстан Республикасы тр төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллективы исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне чын йөрәктән Татарстанның дәүләт бәйрәме - Республика Көне белән котлыйм. Бу бәйрәм символы - бердәмлек, тынычлык һәм республикадагы күпмилләтле халыкларның татулыгы.Бу үсешнең, уңышның һәм туган якның чәчәк атуының нигезе.Бер-беребезне аңлап һәм хуплап, без масштаблы проектларны гамәлгә кертә һәм югары нәтиҗәләргә ирешә алабыз. Барыгызга да ныклы сәламәтлек һәм эшләрегездә яңа уңышлар телим, алга таба да бәхетле, мул тормыш белән яшәргә һәм эшләргә язсын, балаларны тәрбияләп, сөенеп, чын мәгънәсендә киләчәгебезгә ышанычлы карарга язсын иде туган җирдә!  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International