Балтач районында яңа йорт тапшыру тантанасы булды

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

30 августта, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, Әминә Сәләхетдин кызы Нигъмәтҗановага салынган яңа йортны тапшыру тантанасы булды. Әминә апаның куанычын РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы Рамил Нотфуллин, район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, башкарма комитет җитәкчесе Рамил Шакиров, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина да уртаклашты. Нигъмәтҗанова Әминә Салахетдиновна кунакларны җылы каршылады һәм республика, район  җитәкчеләргә, шулай ук ООО "Водстрой" оешмасына рәхмәт сүзләре ирештерде

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International