Ирек Файзуллин булачак төзүчеләрне һәм архитекторларны Белем көне белән котлады

2016 елның 2 сентябре, җомга

Бүген КДАТУда Ирек Файзуллин катнашында Белем көненә багышланган тантаналы чара узды. Чарада шулай ук Казан Дәүләт Архитектура һәм Төзелеш университеты ректоры Ришат Низамов һәм институтларның һәм университетның структур бүлекчәләре вәкилләре катнашты. Котлау һәм каршы алу сүзләре белән ведомство башлыгы И.Э.Файзуллин чыгыш ясады.

"Кадерле балалар!Сезнең барыгыз өчен дә кызыклы һәм әйбәт вакыт башлана - яңаны өйрәнү һәм яңа ачышлар ясау вакыты. Киләчәктә нәкъ менә сез профессионаллар сафларын тутырачаксыз һәм төзелеш тармагы өчен хезмәт итәчәксез, Республикабызның, гомүмән Россиябызның икътисадый яктан яхшы торышын күтәрәчәксез. Университеттан чыгарыла торган белгечләр һәрчак халык хуҗалыгына кирәк булачаклар. Бәйрәм гаиләләрдәгечә җылы узды.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International