Бүген Ирек Фәйзуллин ДПО "Профстандарт" уку үзәген ачу тантанасында катнашты.
Теләч муниципаль районынды Иске Җөри авылы мәдәният йортында ремонт эшләре бара.
ТР Нурлат районы прокуратурасы тарафыннан, Чистай ЗТИ инспекторлары белән берлектә, күпфатирлы торак йортлар белән идарә итү буенча эшчәнлек башкаручы оешмаларның торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау һәм торак йортларны кышкы чорда файдалануга әзерләү чараларын башкару өлешендә торак законнары таләпләренең үтәлеше тикшерелде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген эш сәфәре белән Яшел Үзәндә. Республика лидеры 282 фатирлы йортка тантаналы күченү чарасында катнашты. Йорт ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды программасы буенча төзелгән.
Казанда, Константиновка бистәсендә тиздән җирле полиция вәкилләре өчен административ-торак комплекс ачылачак.Бинада гомуми төзелеш эшләре тәмамланып килә, соңыннан яндагы территорияне рәткә китерә башлаячаклар.
"ТР ТКХ сферасында иҗтимагый тикшерү региональ үзәге" торак мәгълүматлаштыруда үзәк яңа юнәлешләр ачып җибәрә.
Татарстанда ел башыннан 1 млн 561 мең кв.м торак сафка кертелгән, бу планның 102 проценты. Соңгы атнада төзүчеләр 205 мең кв.м торак тапшырды. Бу хакта бүген республика Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры белдерде.
Бүген Төзелеш министрлыгында Татарстанның Нефть,газ,химия форумына әзерлек мәсьәләләре буенча министр Ирек Фәйзуллин җитәкчелегендә киңәшмә үтте.
Төзелгәннән бирле бер тапкыр да капиталь ремонт күрмәгән Күл Черкене авылы мәктәбе “яңадан туды” – традицион август конференциясе алдыннан аны тантаналы төстә ачтылар.
Мәктәп директоры Әнисә Камалтдинова сүзләренә караганда, әлеге уку йортына узган елларда оптимальләштерү куркынычы янаган.
Шулай итеп мең бәлаләрдән котылган мәктәптә быел ел башыннан 44 ел буе көтелгән ремонт эшләре башланып киткән. Аны федераль, республика һәм район бюджетларыннан бирелгән 10 миллион сумнан күбрәк акчага подрядчы “ПМК-6” оешмасы төзүчеләре башкарды.
Халыкара торак мохитне проектлаштыру буенча форум әзерлеге кысаларында, аны 2016 елның 21 октябрендә үткәрү планлаштырыла,АИЖК генераль директоры урынбасары Денис Филиппов эш визиты белән Иннополис шәһәрендә булды.