Константиновка бистәсендә полиция вәкилләре өчен административ-торак комплекс төзелеше тәмамланып килә

2016 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Казанда, Константиновка бистәсендә тиздән җирле полиция вәкилләре өчен административ-торак комплекс ачылачак.Бинада гомуми төзелеш эшләре тәмамланып килә, соңыннан яндагы территорияне рәткә китерә башлаячаклар. Административ-торак комплексы бистәнең 6 меңнән артык кешесенә хезмәт күрсәтәчәк. Типлаштырылган административ-торак комплексының гомуми мәйданы 95,03 кв.м., шуларның торак булмаган 21,82 кв.м. мәйданында халыкны кабул итү өчен полиция пункты урнашкан, ә 73,21 кв. метрлы мәйдандагы торак бинада – хезмәти торак урыны (3 бүлмә, аш һәм пешерү бүлмәсе, бәдрәф һәм юыну бүлмәсе). “Биредә эш һәм ял өчен барлык шартлар да булдырылган. Мондый йортларның бистәләрдә булуы аеруча зур әһәмияткә ия, биредә яшәүчеләр тәүлекнең теләсә кайсы вакытында үзләренең проблемалары белән полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә алалар”, - дип сөйләде Мэр биналарны караган вакытта. Җирле полиция вәкилләре өчен административ-торак комплекс төзелеше республика программасы буенча тормышка ашырыла. Административ-торак комплексны төзү өчен Казанның иң күп кеше яши торган бистәләре сайланган. Константиновка, Отар, Вознесение, Кадыш һәм Вишневка бистәләрендә барлыгы 6 объект төзү планлаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International