Бүген Төзелеш министрлыгында Татарстанның Нефть,газ,химия форумына әзерлек мәсьәләләре буенча министр Ирек Фәйзуллин җитәкчелегендә киңәшмә үтте. Киңәшмә эшендә ТР "ДАУ УГЭЦ" башлыгы Мәҗит Салихов, КДАТУның фән буенча проректоры Альфред Сөләйманов, Дәүләт бюджет учреждениесе "КНИТУ"ның фән буенча проректоры Илнур Абдуллин һәм җитештерү компанияләре вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында, республикада җитештерелгән нефть химиясе продукциясен - капиталь һәм юл төзелешләрендә куллануны киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Йомгаклап, министр - киңәшмәдә катнашучыларга тиешле вазифалар биреп, форумга әзерлек буенча бердәм эшне дәвам итү кирәклеген ассызыклады.