Төзелгәннән бирле бер тапкыр да капиталь ремонт күрмәгән Күл Черкене авылы мәктәбе “яңадан туды” – традицион август конференциясе алдыннан аны тантаналы төстә ачтылар.
Мәктәп директоры Әнисә Камалтдинова сүзләренә караганда, әлеге уку йортына узган елларда оптимальләштерү куркынычы янаган.
Шулай итеп мең бәлаләрдән котылган мәктәптә быел ел башыннан 44 ел буе көтелгән ремонт эшләре башланып киткән. Аны федераль, республика һәм район бюджетларыннан бирелгән 10 миллион сумнан күбрәк акчага подрядчы “ПМК-6” оешмасы төзүчеләре башкарды.