31 августта Сарман районында яңа объект - 50 урынга исәпләнгән үпфункцияле үзәк ачылды. Ачу тантанасында Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвирович һәм башкалар катнаштылар. Күпфункцияле үзәк Татарстан Республикасында авыл клублар төзү президент программасын тормышка ашыру кысаларында төзелгән.