Буа районында капиталь ремонттан соң Күл Черкене мәктәбе ачылды. Ул гыйнвар аеннан бирле төзекләндерү эшләре барган. Мәктәп коллективы бинаны яңартуда зур өлеш керткән “Алан” һәм “Коммуна” хуҗалыклары, “Әхмәт электромеханика заводы” җитәкчеләренә, подрядчы “ПМК-6” оешмасына рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов халкын котлап, тюлындагы тасманы кисте.