Алабугада яңа спорт мәйданчыгы барлыкка килде

2016 елның 27 августы, шимбә

27 август көнне Алабуганың Үзәк стадионында яңа универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Аны җиткерү республика программасы кысаларында алып барылды. Мондый объектларны сафка кертү, балаларны һәм яшьләрне спорт белән даими шөгыльләнүгә тарту юлы белән, халыкка физик тәрбия бирү һәм аларны савыктыру проблемаларын комплекслы хәл итүне күзәдә тота.

«Республикада мондый мәйданчыкларны 2013 елдан сала башладылар. Шуны да әйтергә кирәк, беренче эксперименталь мәйданчык безнең шәһәрдә төзелде дә инде. Ул Мәйдан территориясендә урын алды. Алабуга бу планда һәрвакыт алдынгы булып килде. Калабызда шундый 11 мәйданчык салынды инде, өстәвенә, аның бишесе – быелгы елда! Менә бүген тагын берсе ачылды”,- дип белдерде спорт объектын ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International