22 августында Чирмешән районында Әккәрәй авылында тантаналы шартларда блок-модульле ветеринария пункаты ачылды. Бинаны ачу тантанасында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, республика Министрлар кабинеты баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Гәрәев, Ивашкино авыл җирлеге башлыгы Никонор Ефимов һәм башкалар катнашты. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин әйтүенчә, ясалма орлыкландыру өчен барлык җирлекләрдә дә тиешле шартлар тудырылган. "Халык яхшы, нәселле үгезләр орлыгыннан көр, сау бозаулар туасын белергә тиеш". Ачылган участок ветеринария пункты бу тирәдәге дистәгә якын авылга хезмәт күрсәтәчәк. Республиканың программасы нигезендә ветеринария пунктлар төзелешенә 2 млн.400 мең сум бирелде.