ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2016 ел
дүшәмбе

6 августта Республика программасы кысаларында Зур Подберезье авылында модуль ветеранар пункты тантаналы рәвештә ачылды.

Казан шәһәре торак инспекциясенә Казан шәһәренең Симонов урамы буенча 119 санлы йорт (“Жилище и Комфорт” идарәче компаниясе” ҖЧҖ) буенча торак-коммуналь хезмәтләренә түләүләр хисаплануга карата мөрәҗәгать килеп иреште.

11 августта "ОборонСтрой" ассоциациясе ярдәме белән Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, төзүчеләр милли берләшмәсе белән берлектә, төзелеш тармагы оешмалары арасында Россия Төзелеш Министрлыгы кубогына, Бөтенроссия Төзүчеләр Көне 2016г - һөнәри бәйрәмен үткәрү кысаларында өченче ел саен уздырыла торган шахмат буенча турнирда катнашырга чакыра.


6
август, 2016 ел
шимбә

6 августта  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Мәдәният үзәген ачуда катнашты. Чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм башкалар катнашты. Мәдәният үзәгендә 30 урынга  3D кинотеатр, никахлар залы,  түгәрәкләр өчен кабинетлар, бию залы урнашкан. Чара барышында Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин, барлык чирмешәнлеләр исеменнән,  республика программасы буенча Рөстәм Миннехановка рәхмәтләрен җиткерде.

Татарстан Республикасында 2016 елның 5 августына 1 млн. 271 мең кв. метр торак сафка ткертелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне видеконференцэлемтә режимында бцтен муниөипаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәмшә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 


5
август, 2016 ел
җомга

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы сайтында коррупция хәле турында гражданнарны сорашу бара. Анкетирование рәсми сайтында "Коррупция белән көрәш" бүлеге

17 августа 9.00-12.00-га кадәр Татарстан Республикасы Башкарма директоры ТКХ өлкәсендәге җәмәгатьчелек контроле региональ үзәге чираттагы, Иҗтимагый палата әгъзасе, Дмитрий Романов белән бергә ТКХ сораулары буенча граңданнарны кабул итәчәкләр.

Кайбыч районының мәдәният йортында капиталь ремонт тәмамланып килә. Хәзерге вакытта түбәсе алышынган, идәннәр җәелгән, диварлар җылытылган, бинаның тыштагы диварлары сайдинг белән тышланган. Шулай ук тамаша залы һәм сәхнә яңартырылган. 


4
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген КП “ТКХ өлкәсендәге иҗтимагый контроль буенча ТР региональ үзәге” активистлары, Казанның Черноморская урамындагы күп фатирлы йортлар буенча тикшерү үткәрделәр.

Яңа 200 һәм 2000 сумлык купюралар акчалар тышлыгы рәсеме өчен тавыш бирүнең икенче этабы 1-30 август көннәрендә узачак. Бу вакытта бөтен ил буенча оештырылачак сораштыруда 10 иң популяр вариант билгеле булырга тиеш. 3 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк конкурсның өченче этабында твоя-россия.рф сайтында тавыш бирү барачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International