6 августта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәдәният үзәген ачуда катнашты. Чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм башкалар катнашты. Мәдәният үзәгендә 30 урынга 3D кинотеатр, никахлар залы, түгәрәкләр өчен кабинетлар, бию залы урнашкан. Чара барышында Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин, барлык чирмешәнлеләр исеменнән, республика программасы буенча Рөстәм Миннехановка рәхмәтләрен җиткерде.