Ничек кулланган җылы өчен түләү хакын киметергә?

2016 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Бүген КП “ТКХ өлкәсендәге иҗтимагый контроль буенча ТР региональ үзәге” активистлары, Казанның Черноморская урамындагы күп фатирлы йортлар буенча тикшерү үткәрделәр. Җылылык челтәрләренең мәҗбүри үткәрелгән язгы/көзге гидравлика сынаулары турындагы мәгълүматларның дөреслеге, тикшерүнең төп нигезе булды. Чарада, Төзелеш министрлыгының ТР эксплуатация һәм ТКХ программаларын гамәлгә ашыру идарәсе начальнигы Илдус Насыйров, "Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында төбәк иҗтимагый контрольлек үзәге” ФП башкарма директоры Дмитрий Романов һәм башкалар катнашты. Тикшерү барышында катнашучылар, җылылык челтәрләреннең энергиясен исәпкә алу һәм һава торышы буенча көйләүне карадылар.

Капиталь ремонт программасы кысаларында автоматик рәвештә һава торышын җайга салу үзәкләрен урнаштыру, шулай ук торак йортларда энергия ресурсларын җайга салу һәм хисаплау үзәге урнаштыру программалары гамәлгә ашырыла. Евгений Андрей улы теләген җиткерде, энергосервис контакты аша үзәкләрне урнаштыру гамәлгә ашырылсын: «Бәясе чагылышында энергохозяйствосына бу иң нәтиҗәле якын килү, ул энергия кулланучыга энергияны сак тоту технологияләрен әйбәтләп аңлатырга мөмкинлек ясый. Әлеге төр мөнәсәбәтләре кысаларында энергия белән кулланучылар үз капиталларын алдан бетерми. Рискның төп өлешен бу проектны гамәлгә ашыручы энергосервис компаниясе үз өстенә ала. Аннары проектка киткән барлык чыгымнар платежлар белән капланачак, алар энергия ресурсларын экономиясе белән җитештереләчәкләр».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International