ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елда Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауның төбәк программасын үтәү буенча кыска вакытлы планны тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе карамагында булган районнарда 113 күпфатирлы йортта капиталь ремонт эшләре алып барыла, шул исәптән: Зәй МБ – 13 йортта, Түбән Кама МБ – 97 йортта, Яңа Чишмә МБ – 3 йортта.

Чистай районында республика программасы кысалалрында ике ФАП ремонтланган. Беренче фельдшер-акушерлык пунктын Тат.Толкиш авылында ачачаклар, кая ФАПдан башка мәктәпне яңарту һәм гидротехник корылмаларга капиталь ремонт эшләре бара.

. Республика программасы кысаларында Лениногорск районындагы Карагай авылында купфункциональ центырның төзелеше тәмамланып килә.

Бүген Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шәһәр судының яңа бинасын төзү мәйданчыгы һәм проекты белән танышты. 

30 июль көнне Аксубай районында, республика программасы кысаларында, Кече Сунчелеево авылында, яңа мәдәният йорты ачылышы узды. 


3
август, 2016 ел
чәршәмбе

Буа районында республика кысаларында паркны реконструкцияләү буенча эшләр дәвам ителә. Парк территориясе төзекләндерелде, фонтаннар төзелде һәм эшли башлады, иске аллея, шулай ук балалар мәйданчыгы җиһазландырылды.

Бүген Россиянең ГТХМ кризис хәлләрдә идарә итү Милли үзәгендә, бөтенроссия селектор киңәшмәсе булып узды, анда Россиянең Төзелеш министры урынбасары Андрей Чибис - сигез Россия Федерациясе субъектларында калдыкларны аерым-аерым җыюны кертү турында игълан итте.

Казан шәһәре торак инспекциясенә 2-я Юго-Западная урамы буенча 29 йортта “Заречье” идарәче компаниясе” ҖЧҖ тарафыннан торак-коммуналь хезмәтләре күрсәтелүнең канәгатьләндерерлек булмавы турында мөрәҗәгать килеп иреште.


2
август, 2016 ел
сишәмбе

“Бәтке коммуналь челтәрләре” ҖЧҖ юридик затына карата, Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан, РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше нигезендә, “дәүләт күзәтчелеген башкаручы органның законлы күрсәтмәсен үтәмәгән өчен”, административ җаваплылыкка тарту турында беркетмә төзелде, ә атап әйткәндә: РФ Хөкүмәтенең “Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда биналарның милекчеләренә һәм файдаланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында” 06.05.2011 № 354 карарын бозып, Тукай районы, Түгәрәк кыр б., Гагарин ур., 9 санлы торак йортта яшәүчеләргә хезмәтләрне күрсәтүче тарафыннан кайнар су белән тәэмин итү эшләре башкарылмый.

2016 елның август аенда Татарстан Республикасында Бөтенроссия һөнәри осталык буенча "Һөнәре буенча беренче" бәйгесенең "Иң яхшы бетончы" номинациясендә республика этабы үтәчәк.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International