Лениногорск районында купфункциональ центрның төзелеше тәмамланып килә

2016 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Республика программасы кысаларында Лениногорск районындагы Карагай авылында купфункциональ центырның төзелеше тәмамланып килә. Заманча үзәк 50 карау урынга исәпләнгән, аның гомуми мәйданы 150 кв.м.-ны тәшкил итә. Бүгенге көндә эчке отделка эшләре бара, барлык кирәкле коммуникацияләр китерелгән. Яңа төзелеш эшләрен август ахырына тәмамларга планлаштыралар. Монда шулай ук фельдшер-акушерлык пункты һәм библиотека урнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International