Яшел Үзән районында берьюлы өч спорт мәйданчыгы ачылды: икесе - Яшел Узәндәге 3-нче гимназия һәм 11-нче мәктәп территорияләрендә урнашты, шулай ук тагы берсе - Мулла иле авылында, болар барысы да республика программасы кысаларында эшләнде.
32 алабугалы гаилә бу җәйдә тузган торактан күченү программасы буенча яңа фатир алачак. Алар ике яңа йортка күченәчәк. Бу йортларны салып бетерү тәмамлану стадиясендә тора, әлеге фатирларны августта тапшыру планлаштырыла.
Татарстан Республикасында 1 млн. 180, 7 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.
Район үзәгендәге Миләшле урамында Бөек Ватан сугышы ветераннарына йортлар төзелә.
Казанда "Бергә яктырак" Бөтенроссия энергияне сак тоту фестивале үтәчәк. Фестиваль,хакимият органнары, компанияләр, фән, мәдәният, спорт эшлеклеләрен кертү белән, бөтен гаилә өчен бәйрәм форматында узачак.
Алексеевск районында универсаль спорт мәйданчыгы ачу тантанасы узды. Ул республика программасы буенча төзелде. Мәйданчыкны тантаналы ачуда район башкарма комитеты җитәкчесе, районда туып ускәннәр һәм башкалар. Тантаналы өлештән соң мәйданчыкта ике команда арасында иптәшләрчә матч узды.
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе 2016 ел башланганнан бирле 632 тикшерү уздырган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 9 млн. 789 мең сумлык 324 карар чыгарылган. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 462 әгъзасына тикшерү уздырылган.
Кама Тамагы муниципаль районындагы Зур Клярин мәктәбендә капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланып килә.
Республика программасы кысаларында, Чирмешән районында төзекләндерү буенча эш алып барыла.Июнь аенда дизайнерлар скверның проектын ясадылар. Сквер өч зонага бүленә: балалар өчен уен зонасы, күргәзмә зонасы, спорт җиһазлары белән спорт зонасы.
МИЗ”Алабуга" газ белән тәэмин итүче эчкемәйдан челтәрләрен төзүне дәвам итә, ул резидентларны технологик ихтыяҗлары өчен табигый газ белән тәэмин итә.