ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Алабугада социаль билгеләнештәге өч объектта капиталь ремонт төгәлләнде. Алабуга психоневрология интернатында, балалар йортында, картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта эшләр тулысынча тәмамланган. 

Әлки районында күп балалы гаиләләр өчен өйләр төзелә.


20
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Әлмәт зонасы торак инспекциясенә Сарман районы, Петров заводы ав., Ленин урамы буенча 2 санлы торак йортта яшәүчеләрдән мөрәҗәгать килеп иреште. Инспекция тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышында ачыкланганча, “Сарман районы идарәче компаниясе” ҖЧҖ торак законнары таләпләрен һәм Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормалары бозылган, ә атап әйткәндә: арматурасы шәрәләнеп, фасадның тышкы тышчасы җимерелгән, панель араларындагы җөйләр герметик түгел, подвал бинасында көнкүреш калдыклары һәм такталар бар, 1 подъезд төбендә бакчага су сибү өчен су законсыз тишеп чыгарылган, подъездларның баскыч мәйданнарында штукатур-фактура өслеге кубып төшкән, 2 подъездда баскыч мәйданында, 3 катта су үтүдән калган юеш эзләр шәйләнә, 1 подъездда, 2 катта электр щиты ачык, йорт территориясе чүп җыю өчен махсус әрҗәләр белән тәэмин ителмәгән,1 санлы фатирның балконында стенасы буйлап су үтү эзе күренә, аш бүлмәсендә җилләтү каналы эшләми, 1 санлы фатир астындагы подвал бинасында дым бар, 2 подъездның тамбурында түшәм өслеге купкан, йорт нигезендә үлән җыештырылмаган.

Чирмешән районында Лашманда һәм Иск Кадида авылларда тантаналы шартларда универсаль спорт мәйданчыклары ачылды. Мәйданчыкларны "Чирмешән  коммуналь төзелеш предприятиесе" җәмгыяте төзеде.

Бүген ТР Төзелеш министрылыгында министр урынбасары Илшат Гимаев рәислегендә Казандагы Губкин урамындагы 11.3 га җир кишәрелеген үзләштерү соравы буенча киңәшмә узды.


19
июль, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Әлмәт районыныҗ Габдрахман авылында республика президент программасы белән төзелгән участковый полиция хезмәткәре өчен административ-торак комплексны ачу тантанасы узды.

АСРО "ТР Төзүчеләр Берлеге" белән бергә, КДАТУның "Хезмәтне саклау һәм аның иминлеге" уку-укыту - тикшеренү үзәге, куркынычсызлык өчен, түбәндәге һөнәрләр буенча шәхси белешмәлек-карта эшләгән:

 

Республика программасы кысаларында Яңа Чишмә районында авыл хуҗалыгы объектларына төзелеш һәм капиталь ремонт ясау дәвам итә.

Россия Федерациясегең Үзәк Банкы (Россия Банкы), 2017 елда - 200 һәм 2000 сум номиналындагы кәгазь акчалар (банкноталар) чыгарырга планлаштыра. Аларның дизайны җәмәгатьчелеккә фикер алышу өчен чыгарылды. “Твоя-Россия” сайтында тавыш бирүнең беренче этабы ачылган.

Яңа чишмәдә ятимнәр ваемсыз торакчылар гамәлләреннән зыян күргән – аларга законсыз рәвештә, булмаган контейнер мәйданчыкларны җыю өчен түләүне билгеләп торганнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International