Алабугада социаль билгеләнештәге өч объектта капиталь ремонт төгәлләнде

2016 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Алабугада социаль билгеләнештәге өч объектта капиталь ремонт төгәлләнде. Алабуга психоневрология интернатында, балалар йортында, картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта эшләр тулысынча тәмамланган. Психоневрология интернаты бинасының алгы ягына тулы капиталь ремонт ясалды һәм тәрәзәләр алмаштырылды. Балалар йортында түбә ремонтланды, ә картлар йортында вентиляция һәм ягу системасы үзгәртеп ясалды. Барлык эшләр дә социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлауның республика программасын тормышка ашыру кысаларында уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International