Әлмәт районында участковыйга яңа хезмәт йортыныҗ ачкычын бирделәр

2016 елның 19 июле, сишәмбе

Бүген Әлмәт районыныҗ Габдрахман авылында республика президент программасы белән төзелгән участковый полиция хезмәткәре өчен административ-торак комплексны ачу тантанасы узды. Административ-торак комплексы Әлмәт районының Россиянең Эчке Эшләр Министырлыгы өлкән участковый Илгам Вилданов өчен төзелде. Аның төзелешенә 5 млн сум тотылган. Йортта бар кирәкле җиһазлар һәм техникалар бар. Чара кысаларында Татарстан Республикасы Эчке Эшләр Министры Артем Хохорин район главасын Айрат Хайруллинны һәм әлеге корылманы төзегән төзүчеләрне бүләкләр белән билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International