Кама Тамагы муниципаль районындагы Зур Клярин мәктәбендә капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Хәзерге вакытта инженер челтәрләрен төзекләндерделәр, тәрәзәләрне алыштырдылар, электрика алышынган. Хәзерге вакытта гипсокартон белән обшивка башкарыла, плитка алыштырыла һәм бүтән эчтәге отделка эшләре башкарыла. 2016 елда Татарстанда 80 муниципаль һәм 15 коррекцион мәктәпләрне төзекләндерү планлаштырылган. 15-нче июльнең мәгълүматлары буенча барлык объектларда да капремонт алып барыла. 33 объектта эшләр тәмамланган. Калганнары урта һәм югары әзерлек дәрәҗәсендә урнашканнар.