ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәр күлендәге туризм-ял итү зонасын ачу тантанасында катнашты. Шулай ук, бу чарада ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Марат Сәйфетдинов да булды.

2016 елның 6 аенда Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск һәм Ютазы муниципаль районнарында яшәүчеләрдән БЗТИ 610 мөрәҗәгать килеп иреште (2015 елның шушы чорында - 409), аларда торак фондын карап тотуның канәгатьләндерерлек булмавына һәм күрсәтелүче торак-коммуналь хезмәтләренең канәгатьләндерерлек булмавына карата 538 мәсьәлә күтәрелә, шул исәптән: күрсәтелүче торак хезмәтләренең сыйфаты буенча  – 71; күрсәтелүче коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты буенча – 64; йорттагы гомуми милекне карап тоту – 275; коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплау буенча – 153; капиталь ремонт – 24; төзелеш җитешсезлекләре – 11; үзгәртеп планлаштыру – 14; ИК, ТМШ эшеннән канәгать булмау  – 25.

Алексеевск районында республика программасы кысаларында, яңа торба салу башланачак.


12
июль, 2016 ел
сишәмбе

Узган атнада Программаның 2016 нчы йомгаклау елының, икенче дулкынының нәтиҗәләрен ясадылар.

2016 елга Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештерелгән юридик затларны тикшерү планына туры китереп, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе, гомуми мәйданы 109 145 кв.м. булган 15 күпфатирлы торак йортны тикшереп, Түбән Кама шәһәрендәге “+” ТКХ ИК ҖЧҖ карата тикшерү үткәрде. 

Бөтендөнья студентлар архитектура премиясе компаниясе Velux (International VELUX Award 2016) кысаларында халыкара жюриләре бөтен дөнья буенча ун эш сайлап алдылар, җиңүчеләр арасында Көньяк Кореядан, Кытайдан, АКШдан, Бразилиядан, Даниядан, Польшадан, Нигериядан, Тунистан да студентлар булдылар.

Төзелеш тармагында потенциаль яшь кадрлар үстерү максатында Россия Федерациясенең субъектларында Профоориентацион һәм карьера алып бару үзәге БөтенРоссия профориентацион "Уңыш траеториясе"портал кысаларында "Киләчәк төзибез" дигән яшьләр проекты чынга ашырыла.

2016 елның 20-23 сентябрендә Башкортстан Республикасы башкаласы Уфа шәһәрендә “УралСтройИндустрия" форумы һәм “Төзелеш. Агач эшкәртү.Күчемсез милек" күргәзмәсе узачак.

Буген Яңа Чишмә авылында республика программасы кысаларында су белән тәэмин итү челтәрләрен төзекләндереп бетерделәр. ООО "ГазКомплектСервис" подрядчы булып тора.

Яңа Чишмә районында, республика программасы кысаларында,  фельдшер-акушерлык пунктында капиталь ремонт эшләре тәмамланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International