Нурлатта, “Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру" республика программасы кысаларында, урамнарны яктырту өчен, терекөмешле яктырткычларны - энергия саклаучыларга алыштыру бара.
Бөгелмәгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмчесе Наталия Фишман килде. Ул иң элек республика күләмендә уза торган видеокиңәшмәдә катнашты, аннары Бөгелмә сулыгында һәм Кызыл Армия урамындагы паркта бара торган төзекләндерү эшләре белән танышты, төзүчеләр эшен бәяләде.
Ике объектның да подрядчысы -- “Стройсервис” җәмгыяте. Бүгенге көндә Бөгелмә сулыгында эш планы инде 40 процентка үтәлгән. Биредә су агып торган җирдә фильтрлар, ябу җайланмалары алыштырылган.
— Хәзерге вакытта күперне төзекләндерүне төгәлләп киләбез. Параллель рәвештә су буендагы җәяүлеләр йөри торган юлларга плитә җәябез. Кайбер урыннарга асфальт саласы бар. Моннан тыш, электр җиһазларын урнаштырабыз. Су буендагы элеккеге беседка урынында лекторий төзеячәкбез. Анда төрле мәдәният чаралары уздырып булачак. Ә суда катамараннарда, көймәләрдә йөзү каралган. Алар өчен дә махсус урын әзерләнә. Балалар почмагы булдырылачак. Кыскасы, эшебез бик күп. Шуңа карамастан, без аны кыска срокларда югары сыйфат белән тәмамларга җыенабыз. Бөгелмәләр бүләкне Шәһәр көнендә бәяли алачак, -- ди җәмгыять директоры Анатолий Красильников.
— Ә сез беләсезме Бөгелмәнең үзәге кайда икәнен? — дигән сорау белән безнең сүзне шәһәрнең баш архитекторы Марсель Каюмов бүлдерде. – Бөгелмәнең элеккеге үзәге бүгенге көндә үзәк мәйдан булган җирдә түгел, ә “Таттелеком” бинасы янында икән. Тарих битләренә күз салсак, андагы почта бүлегендә Бөгелмә аша узучы атларны алыштыру, ял итеп алу пункты урнашкан булган. Шуны күздә тотып, без бу урында башка шәһәрләрнең юнәлешен күрсәтеп торучы багана куярга булдык. Ә Ярослав Гашек музее янында тарихи урын булдырырга ниятлибез.
Реконструкция барган күпер аша үтеп йөргән кешеләрне дә туктатып сораштырдым. Барысы да бу эшкә бик шатлана.
— Сасып яткан сулык матур ял урынына әйләнәчәк бит. Ничек шатланмыйсың! Җиренә җиткереп, башкарып чыга алсыннар берүк. Аннан соң нинди билге куярга икәнен әйтербез, -- ди Игорь Шипилов.
— Күңелне күтәрә торган вакыйга. Шушы күпер аша эшкә йөрим. Озакламый ул цивилизацияле күңелле урынга әйләнәчәк. Балалар белән килеп булачак. Яшьләрнең, шәһәрдәшләрнең менә дигән ял итү урынына әйләнәчәк дип ышанасы килә, -- ди Галина Стулова.
Әйтеп үткәнебезчә,“Стройсервис” җәмгыяте Кызыл Армия урамындагы паркны да төзекләндерә. Болардан тыш, быел әлеге оешма берничә дәүләт программасын тормышка ашыра. Җәмгыять төзүчеләре Циолковский һәм Сельхозтехника урамнарында социаль ипотека нигезендә йортлар сала, Карабашның 1 нче мәктәбендә капиталь ремонт ясый, Петровка авылында яңа клуб торгыза, Яңа Александровка авылында давылдан зыян күргән мәдәният йортын төзекләндерә.
Быел “Стройсервис” җәмгыяте оешуга 15 ел тула. Шушы вакыт эчендә ул Бөгелмә муниципаль районы җирлегендә шактый гына эшләр башкарды инде.
— Оешмабыз өчен зур горурлык кичерәм, -- ди Анатолий Красильников.— Беренчедән, дәүләт программалары нигезендә, шәһәребез елдан-ел матурая, ә икенчедән, бу эшләрне безнең җәмгыять эшчеләре башкара бит. Без балалар паркын, тимер юл вокзалын, Хәким бай йортын, ЗАГС бинасын, А.Баталов исемендәге рус драма театрын, “Мәңгелек ут” мемориалын төзекләндердек, авылларда полиция хезмәткәрләре өчен йортлар торгыздык, фельдшер-акушерлык пунктлары салдык. Халыктан үзебезнең адреска күп рәхмәт сүзләре ишеттек.
Быел ул рәхмәт сүзләре тагын да артыр дигән өмет бар. “Стройсервис” җәмгыяте үз юбилеен октябрь аенда билгеләп үтәчәк.
Күпфатирлы йортлар белән идарә итүне гамәлгә ашыручы юридик затлар тарафыннан күпфатирлы йортларның энергетика ягыннан нәтиҗәлелеген тәэмин итүгә, аларны файдаланылучы энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин итүгә карата һәм мондый җайланмаларны эксплуатацияләү буенча мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен тикшерү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе турында нигезләмәдә каралган күзәтчелек вәкаләтләрен гамәлгә ашыру кысаларында, Чистай ЗТИ инспекторы тарафыннан Нурлат ш. Циолковский урамы буенча 11 санлы күпфатирлы торак йортны тикшерү нәтиҗәсендә һәм ЧЗТИ башлыгы әмернамәсендә билгеләнгәнчә, аталган торак йортта салкын суны исәпкә алу буенча гомуми җайланма тикшерелмәгән, бу исә күпфатирлы йортларга белдерелә торган энергетика нәтиҗәлелеге таләпләрен; файдаланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин итү таләпләрен (“Энергияне саклау турында һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” 23.11.2009, № 261-ФЗ Федераль законның 13 ст. 1п.) бозу булып санала.
11 июльдә министр урынбасары Владимир Кудряшев, коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчелегендәге Мәскәү шәһәре "Милли Дизайн Институты" профиль фәне буенча укырга керү имтихан эшләре буенча фикер алышуда катнашты.
2016 елның беренче яртыеллыгында электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү эшләре нәтиҗәләре турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.
Тукай районында Новотроицкое урта мәктәбе бинасын төзекләндерүне төгәлләячәкләр. Мәктәпләрне ремонтлау буенча республика программасына кергән әлеге объектта эш узган елның көзендә.
Ел башланганнан бирле Татарстан Республикасында 1 млн. 139 мең квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шул чорына карата 107% тәшкил итә. Үткән ике атнада 117,5 мең кв.м булган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.
2016 елның 8 июлендә Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалык министырлыгы И.Э Файзуллин һәм министр урынбасары И.С Гимаев эш визиты белән Ершовадагы КДАТУ кампусында булдылар.
2016 елның 12 июлендә он-лайн видео семинар "РФнең Лифт паркы торышы” темасы буенча узачак. Оештыру, торак фондта лифтлар эксплуатацияләү мәсьәләләре.