Тукай районында Новотроицкое урта мәктәбе бинасын төзекләндерүне төгәлләячәкләр. Мәктәпләрне ремонтлау буенча республика программасына кергән әлеге объектта эш узган елның көзендә. Эшчеләр төзекләндерүгә подвалдан тотындылар. Анда электр белән тәэмин итү системасын, сантехниканы өлешчә алыштырдылар. Залның түшәме, стеналары яңартылды, яңа ишекләр куелды. Мәктәп буенча яктырту системасы ясалды, кабинетларда, коридорларда, спортзалда, актлар залында һәм башка бүлмәләрдә электр энергиясен аз сарыф итә торган лампалар куелды. Язгы каникул чорында мәктәптә ремонт эшләренең иң күләмлесе – түбә алыштыру башланды. Моңа кадәр хезмәт иткән тигез өслек урынында хәзер әллә кайдан күзгә чалынып торган яшел профнастил түбә барлыкка килде. Шулай итеп, түбә тулысынча – барлыгы 2200 квадрат метр мәйданда яңартылды. Бу эшләр белән бергә мәктәпнең фасады өлешчә ремонтланды, отмосткалар ясалды.