Яңа Чишмә районында Ленино авылында 200 урынлы Күпфункцияле үзәк төзелеше дәвам итә, төзелешнең заказчысы: ГКУ "ТР баш инвестиция-төзелеш идарәсе", подрядчысы: ҖЧҖ «Төзүче». Түбә ябу эшләре төгәлләнеп килә, плиткалар белән диварларны ябыштыру эшләре башкарыла.
Татарстан Республикасы Әлки районы Базарлы Матак авылында 80 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды.
Бүген ТР Төзелеш министрылыгында министр урынбасары Ильшат Гимаев ТР Сәнагать һәм Сәүдә Министырлыгы, НО "Татарстан Республикасының Инвестиция-вечур фонды", НО "Татарстан Республикасының Эшкураларга ярдәм итүх фонды" вәкилләре катнашында презентация-очрашу үткәрде.
Әлки районында республика программасы кысаларында, авыл җирлеге бинасында капиталь ремонт дәвам итә.
Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килештерелгән еллык планлы тикшерүләрне үткәрү планы нигезендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан 2016 елның 1 яртыеллыгында, гомуми мәйданы 592,688 кв.метр булган 109 күпфатирлы йортны комплекслы карап, торак фонды белән идарә итүче 6 юридик зат тикшерелде.
Яңа Мәртле авылында өй туе – биредә яңа мәдәният йорты ачылды. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга дип Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин һәм муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов килделәр. Алар һәм әлеге объектны төзүче “Стройгарант” оешмасы җитәкчесе Илдар Гыймадиев мәртлеләргә изге теләкләрен җиткерделәр.
Бүген КДАТУда архитектура һәм дизайн институтын, транспорт корылмалары институтын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру, шулай ук Халыкара студентлар конкурсында IDSA2016 (International Design Student Awards 2016) җиңүчеләргә торак-төзелеш, архитектура һәм торак-коммуаль хуҗалык министрлыгының рәхмәт хатлары тапшыру тантанасы узды.
РФ Хөкүмәтенең “Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлек башкаручы оешмалар тарафыннан мәгълүмат ачу стандартын раслау турында” (алга таба – Стандарт) 23.09.2010 №731 карары һәм РФ ТК 161 ст. 10 өлеше нигезендә күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар үзләренең эшчәнлекләре турында, “Интернет” челтәрендәге рәсми сайтта урнаштыру юлы белән, мәгълүмат ачарга бурычлы. Тикшерү барышында ачыкланганча, “Дворик” ТМШ, “Касаткина-24” ТМШ, “Отрадная 15” ТМШ, “Весна” ТМШ, “Овражная” ТМШ, “Аметьевское” ТМШ, “Шмидта” ТМШ, “Аяз” ТМШ, “Дом” ТМШ тарафыннан “Интернет” челтәрендәге рәсми сайтта Стандартта каралган мәгълүмат тулы күләмдә ачылмаган.
2016 елның 4 июлендә КДАТУдагы кафедраның 2дп501 төркеме студентлары Юлия Тарасова, Алинә Сабирова, Гөлназ Бикмуллина һәм Ләйсән Абдуллина укытучылар Максим Белов һәм Рәфыйк Хафизов җитәкчелегендә "Ямьле ил - Прекрасная страна" девизы белән студентларның җәйге практика кысаларында Саба районына бардылар.
Халыкара премия VELUX - бу бөтендөньяда уза торган ачык бәйге, Халыкара архитекторлар берлеге һәм "Architectural Review" журналы белән тыгыз элемтәдә булганга оештырылды. Ул ике этапта уздырыла: беренчесе - төбәк эчендә, икенчесе - халыкара масштабында. Премия жюриенә танылган архитектура һәм архитектура МАССАКҮЛӘМ мәгълүмат чаралары өлкәсендә танылган дөньякуләм экспертлар керде.