Бүген КДАТУда архитектура һәм дизайн институтын, транспорт корылмалары институтын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру, шулай ук Халыкара студентлар конкурсында IDSA2016 (International Design Student Awards 2016) җиңүчеләргә торак-төзелеш, архитектура һәм торак-коммуаль хуҗалык министрлыгының рәхмәт хатлары тапшыру тантанасы узды. IDSA2016 конкурсында КДАТУның Архитектура һәм дизайн институтының (ИАиД), Архитектура Теориясе һәм практикасы кафедрасыннан 5-нче һәм 6-нчы курс студентлары катнашты. Алты татарстанлы призлы һәм махсус бүләкләр алды. "Күп функцияле куллану" номинациясендә Ләйлә Садыйкова беренче урын алды, икенче урынны Анна Андронова яулады. "Торак" номинациясендә Илсөяр Рәхимова уңышлы чыгыш ясап, икенче урын алды. "Ландшафтлы проектлау" номинациясендә, беренче урын Карина Ашраповага эләкте. “Градостроителлы проектлау” номинациясендә бигрәк тә Казан студентлары аерылып тордылар. Бүләкләр белән билгеләп үтелде биш эш: Анна Андронова - беренче урын, Лейля Садыйкова - өченче урынны алды, ә Илсөяр Рәхимова, Айнур Мостафин, Алинә Рәхмәтуллина кызыксындыргыч бүләкләр алдылар. Рәхмәт хатлары, җиңүчеләргә тапшырды төзелеш архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры - Ирек Фәйзуллин. Ирек Әнвәр улы архитектура һәм дизайн Институтының студентларын котлады, шулай ук аларның җитәкчеләрен, теория һәм практика кафедрасы укытучыларын Илнар һәм Резеда Ахтямовларны шушы дәрәҗәле конкурста лаеклы чыгышы белән котлады һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына булачак башлангычларда уңышлар теләде.