ПСМ ТР предприятиләренең икътисадый ярдәм күрсәтү чаралары

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш министрылыгында министр урынбасары Ильшат Гимаев ТР Сәнагать һәм Сәүдә Министырлыгы, НО "Татарстан Республикасының Инвестиция-вечур фонды", НО "Татарстан Республикасының Эшкураларга ярдәм итүх фонды" вәкилләре катнашында презентация-очрашу үткәрде. Илшат Сахап улы сәламләү сүзендә болай диде:"Бүген төзелеш базарының хәле бик үк әйбәт булмавы беркемгә дә сер түгел. Сәнагать төзелеш материаллары җитәкчеләре дәүләт ярдәр чаралары сораулары турында безгә еш мөрәҗагәть итәләр. Моның белән бәйле рәвештә, безнең киңәшмә республикабыздагы төзелеш материал җитештерүчеләренә экономик ярдәм күрсәтү чараларын аңлату максатыннан үткәрелә.

Шуны билгеләп үтәсем килә,  ЭТП "Биржа мәйданчыгы" предприятиеләре катнашуы җитди ярдәм булып тора - дип өстәде министр урынбасары. ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Аналитика бүлеге башлыгы Марат Әхмәров - "Төзелеш материаллары (әйберләр) һәм төзелеш конструкцияләре өлкәсендә, сәнәгать эшчәнлеге субъектларына дәүләт ярдәме” турында, доклад-презентация белән чыгыш ясады.
Директор урынбасары ФПП ТР Рафаэль Шариев Татарстан Республикасында эшкуарлыкка гамәлдәге дәүләт ярдәме күрсәтү чаралары турында сөйләде. Илшат Гимаев барлык чыгыш ясаучыларга рәхмәт белдерде һәм һәм катнашучыларга тәкъдим ителгән экономик ярдәм чаралары җентекләп карарга кушты.
Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International