Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы гамәлгә ашырыла торган барлык муниципаль районнарда да 830 объектның 790ында эшләр башланган.
2016 елда Новоиглакин мәктәбеннән тыш капиталь ремонт Среднекамыш мәктәбендә дә бара. Новоиглакин мәктәбе яңа уку елын яңа үзгәрешләр белән каршылаячак - монда капиталҗ ремон ахырга якынлаша.
Төзелеш объектларын, инженерлык, транспорт һәм социаль инфраструктура буенча, бүген узган атналык киңәшмәдә, махсус икътисади зоналар ,ОЭЗ «Алабуга»да ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев җитәкчелегендә каралды. Киңәшмә эшендә АҖ "СҖТ МИЗ "Алабуга" заказ бирүчесе вәкилләре һәм проект институт "Татинвестгражданпроект" һәм подряд оешма - "Камгэсэнергострой" ҖЧҖ, "Гидропромжилстрой"катнашты.
Казан архитектура-төзелеш университеты студентлары,Алабуганың җәмәгать урыннарын яңартырга ярдәм итәчәкләр. Бу хакта, шәһәр җитәкчелеге, югары уку йортының студентлары һәм укытучылары белән очрашуда хәбәр ителде. Торак-коммуналь хуҗалык,торак төзелеш һәм архитектура министрлыгы тәкъдиме буенча КДАТУ һәм Татарстанның муниципаль берәмлекләре хезмәттәшлек итәчәкләр.
2016 ел өчен Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештерелгән юридик затларны тикшерү планы нигезендә Бөгелмә зонасы торак инспекциясе “Спутник-1”ИК” ҖЧҖ карата, 2 КФЙ карап, планлы тикшерү үткәрде.
Татарстан Республикасының Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Министрлык белән тормышка ашыра торган программаларны яктырту буенча ММЧ өчен еллык бәйге оештырыла.
Бәйгедә катнашырга тәкъдим итәбез.
Гаризалар һәм материаллар Казан ш.,Дзержинский ур.10 й .,матбугат хезмәте (201 каб.). Телефон: (843) 231-14-51 (52), 231-15-00. Тапшыру вакыты - 2016 елның 11 ноябренә кадәр.
Бәйге кагыйдәләре, Катнашуга гариза.
Тулырак мәгълүмәтне алырга өчен, ссылка буенча керергә кирәк.
30 июньдә мәгълүмат-консультация төркеме Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Уракчы һәм Яңа арыш авылларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтте.Чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлык юридик бүлеге белгече Л.А.Әхмәтҗанова катнашты.
Бүген Казан коммуналь хуҗалык һәм төзелеш көллияте үз студентларын чыгарды. Еллар дәверендә колледж 20 меңнән артык югары квалификацияле белгечләр һәм битәкчеләр чыгарды.