Новоиглакин мәктәбендә ремонт эшләре тәмамланып килә

2016 елның 1 июле, җомга

2016 елда Новоиглакин мәктәбеннән тыш капиталь ремонт Среднекамыш мәктәбендә дә бара. Новоиглакин мәктәбе яңа уку елын яңа үзгәрешләр белән каршылаячак - монда капиталҗ ремон ахырга якынлаша.
Җәйге каникул булуына карамастан, мәктәптә тормыш кайный: "НурлатЕврострой" подрядчы оешма хезмәткәрләре җылыту системасын алыштыралар, укытучылар тату гына территорияне койма белән әйләндереп алу белән шөгыльләнәләр, ә укучылар мәктәп яны участогы белән мәшгульләр.
-Капиталь ремонтның төп өлеше тәмам, - диде мәктәп директоры, Илдар Юнусов.-Пластик тәрәзәләр урнаштырылган, керү төркеме җиһазландырылган, җылыту системасы алмаштырылган, мәктәп бинасы тыштан сайдинг белән эшләнгән. Капиталь ремонт программасы буенча ашханә өчен су җылыткыч һәм вентилятор сатып алу планнаштырылган. Капиталь ремонт кысаларында башкарылган эшләр укучыларга сыйфатлы белем алу өчен мөмкинлекләрен күбәйтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International