ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Казанның Мәскәү районында 99-нчы номерлы мәктәп территориясендә яңа универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Ачылыш көнендә мәйданчыкта дустанә футбол һәм баскетбол матчлары булды, воркаут буенча күрсәтмә чыгышлар һәм мастер-класслар үтте.


28
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Укыту комбинаты 1934 елда Халык комиссариатының РСФСР коммуналь хуҗалыгы боерыгы буенча 1934 елның 14 сентябреннән Билгеләнешле факультет филиалы, киләчәктә "ФОН" буларак оештырылды, аннары ул "Коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең квалификациясен арттыру институты"на алмашынды.


27
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Минзәлә районындагы Енабердино авылында спорт һәм балалар мәйданчыкларын ачу тантанасы узды, алар республика программасы кысаларында төзелделәр. Бу күренекле вакыйгада Башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Фролов, җирлек башлыгы Евгений Никифоров, авылда туып ускәннәр катнаштылар. Тантаналы өлештән соң мәйданчыкта ике команда арасында иптәшләрчә матч узды.

Быел шәһәр һәм район территориясендә дүрт яңа спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Хәзер мәйданчыкларны торгызу эшләре тәмамланып килә. Мондый спорт мәйданчыклары пәйда булу универсаль спорт мәйданчыклары салу буенча республика программасы нәтиҗәсендә мөмкин булды. Әлеге программалар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә эшләнде.


26
июнь, 2016 ел
якшәмбе

Бүген «Казан» гаилә үзәге янында «Ир-ат һәм хатын-кыз» скульптура инсталляциясен ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, скульптор-архитектор Даши Намдаков һәм башкалар катнашты.


25
июнь, 2016 ел
шимбә

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Россияның дизайнерлар Союзы президенты Юрий Назаров белән очрашу уздырды.

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин КДАТУда диплом эшләрен яклауда, комиссия рәисе буларак катнашты. Комиссия составында шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Ф.Хәнифов, Россия дизайнерлар берлеге Ю. Назаров, профессорлар О. Хозин, В. Орлов, ДУП "Татинвестгражданпроект" генераль директоры А. Хөснетдинов, ҖЧҖ “Грань" генераль директоры Л.Анисимов һ. б.
 

2012дән 2015 елга кадәр республикада 409 ФАП төзелде, 1332 объектка капиталь ремонт ясалды, 115 пункт медицина җиһазлары һәм мебель белән тулыландырылды. 2016 елның ахырына кадәр 171 фельдшер-акушерлык пунктында ремонт үткәреләчәк, 9ына җиһазлар кайтарылачак.

2016 елның 24 июненә Татарстан Республикасында 1 млн. 21,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, ягъни үткән елның шушы чорына карата 106%. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Буген Нурлатта тантаналы төстә ике йорт ачтылар. Яңа өйләр ияләренең шатлыкларын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров бүлделәр. Җылы сүзләр әйтелгәннән соң, алар яңа фатирлар ияләренә ачкычларын бирделәр. Бу кешеләр торакка аерым мохтаҗ иде - авария хәлендә торган йорттагы кешеләргә һәм ятим балаларга фатир бирелде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International