Быел шәһәр һәм район территориясендә дүрт яңа спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Хәзер мәйданчыкларны торгызу эшләре тәмамланып килә. Мондый спорт мәйданчыклары пәйда булу универсаль спорт мәйданчыклары салу буенча республика программасы нәтиҗәсендә мөмкин булды. Әлеге программалар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә эшләнде. Хәтерегезгә төшерик, шушы программа тормышка ашырыла башлаганнан бирле Алабугада 10ннан артык мәйданчык барлыкка килде инде.