Минзәлә районындагы Енабердино авылында спорт һәм балалар мәйданчыкларын ачу тантанасы узды, алар республика программасы кысаларында төзелделәр. Бу күренекле вакыйгада Башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Фролов, җирлек башлыгы Евгений Никифоров, авылда туып ускәннәр катнаштылар. Тантаналы өлештән соң мәйданчыкта ике команда арасында иптәшләрчә матч узды.