2012дән 2015 елга кадәр республикада 409 ФАП төзелде, 1332 объектка капиталь ремонт ясалды, 115 пункт медицина җиһазлары һәм мебель белән тулыландырылды. 2016 елның ахырына кадәр 171 фельдшер-акушерлык пунктында ремонт үткәреләчәк, 9ына җиһазлар кайтарылачак. Районда барлыгы модульле җиде фельдшер-акушерлык пункты төзелеп, үз эшен башлады. Алар Круглое Поле поселогында, Әҗмәкәй, Күперле, Яңа Байлар, Казаклар, Белоус, Олы Шилнә авылларында. ФАПларның һәрберсе өчен республика бюджетыннан 2,6 млн сум акча бүленде. Районда фельдшер-акушерлык пунктлары төзү дәвам итә. 2016 ел планына кертелгән тагын бер модульле бина Аулаш авылында ачыла.