Буген Нурлатта тантаналы төстә ике йорт ачтылар. Яңа өйләр ияләренең шатлыкларын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров бүлделәр. Җылы сүзләр әйтелгәннән соң, алар яңа фатирлар ияләренә ачкычларын бирделәр. Бу кешеләр торакка аерым мохтаҗ иде - авария хәлендә торган йорттагы кешеләргә һәм ятим балаларга фатир бирелде.