Казанның Мәскәү районында 99-нчы номерлы мәктәп территориясендә яңа универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Ачылыш көнендә мәйданчыкта дустанә футбол һәм баскетбол матчлары булды, воркаут буенча күрсәтмә чыгышлар һәм мастер-класслар үтте. Кечкенә казанлылар өчен мавыктыргыч аттракционнар һәм конкурслар оештырылды. Моннан кала, мәктәп укучыларына ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы аерым хөрмәтләү билгеләре тапшырылды, ә мәктәп командаларына – футбол һәм баскетбол туплары. Республика программасы кысаларында Киров һәм Мәскәү районнары территориясендә агымдагы елда тагы 3 мәйданчык төзелде, дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте.